Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев катнашында Алексеевскида районның милли мәктәпләре базасында туган телләрне саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Кунаклар Зур Тигәнәле һәм Чишмә мәктәпләрендә булдылар, анда балалар татар, мордва һәм чуаш телләрендә белем алалар. Район башлыгы Сергей Демидов билгеләп үткәнчә, районның милли мәктәпләре - безнең горурлыгыбыз. "Бердәмлекне һәм конфессиональара татулыкны тәрбияләүдә милли мәгариф өлеше мөһим роль уйный. Мәгарифнең уңышы педагогик кадрлар белән билгеләнә. Шуңа күрә Зур Тигәнәле авылында милли мәгариф үзәген төзү һәм гамәлгә кертү туган телләрне саклау буенча көндәлек эшебездә уртак җиңүебез булды", - дип сөйләде Сергей Демидов.
«Телне «әйе-юк-рәхмәт» дәрәҗәсендә өйрәнергә кирәк түгел, баланы ата-аналар телендә уйларга һәм үз фикереңне дөрес итеп сөйләргә өйрәтү мөһим. Бүген Зур Тигәнәле мәктәбендә күргәннәребез-республиканың башка районнарында да тиражларга тиешле үрнәк: менә дигән база, үз эшләрен яратучы педагоглар, бәхетле балалар. Бу - яхшы үрнәк», - дип ассызыклады Васил Шәйхразиев.