Районда гражданнарның үзара салым республика программасының барышы турында сөйләвен дәвам итәбез.
Хәзерге вакытта барлык авыл җирлекләрендә дә бу программа буенча эшләр башлана гына әле. Быел коронавирустан килеп туган катлаулы икътисади вәзгыятькә бәйле рәвештә, республика бюджетыннан субсидия халыктан җыелган һәр сумга 3 сум тәшкил итәчәк.
Урманасты Шонталысында җыелган акчага зиратны коймалаганнар инде. Хәзер яңа койма ярдәмендә погост матур кыяфәтле, терлекләр дә территориягә эләгә алмаячак. Урманасты Шонталысы авыл җирлеге башлыгы Алик Җиһаншин сөйләвенчә, быел Урманасты Шонталысында һәм Арбузов Баранда 100әр метр юлга вак таш җәю планлаштырыла. Шулай ук акчаның бер өлеше су белән бәйле проблемаларны хәл итүгә, җирлектәге плотинаны һәм юлларны карап тотуга юнәлдереләчәк.