Татарстанда «Бакчачылык ширкәтләрендә су үткәрү челтәрләрен ремонтлау» республика программасы эшли.
Аны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 150 миллион сум акча бүленгән. Алексеевск районы шулай ук программада катнаша, һәм хәзер «Каенкай» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә 186 м озынлыктагы суүткәргеч төзү эшләре төгәлләнә.