Татарстан Президенты «Сәләт» яшьләр форумында һәм Биләр музей-тыюлыгында булды.

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Татарстан Президенты «Сәләт» яшьләр форумында һәм Биләр музей-тыюлыгында булды.
Алексеевск районына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов яшьләрнең иҗади проектлары белән танышты һәм Биләр Изге чишмәсе үсеш перспективаларын бәяләде.
Быел Биләрнең борынгы җирендә «Сәләт»нең юбилей, унынчы Халыкара яшьләр белем бирү форумы уза. Талантлы яшьләр Рөстәм Нургалиевичка мәгариф форумы кысаларында эшчәнлек юнәлешләрен күрсәтте.

Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов Биләр тарих-археология музей-тыюлыгында булганда Изге чишмәне төзекләндерүнең икенче чиратын гамәлгә ашыру кирәклеге турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов Россия Төзелеш министрлыгы гранты кысаларында башкарылган Тарихи җирлекләрнең иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерүнең беренче чираты объектларын карады. Шулай ук ТР Президенты ял итүчеләр белән аралашты.

Президентка хәбәр ителгәнчә, быел форум 15 меңгә якын катнашучыны җыячак. Санитар-эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып, 9 мең бала форумда онлайн-режимда катнашачак, ә офлайнда - 6,4 мең. Бу Татарстан, Россиянең 40 төбәге һәм якын һәм ерак чит илләрнең 6 вәкиле.
Быел барлыгы алты «Сәләт» сменасы узачак. Гадәттәгечә, форум кысаларында катнашучылар өчен татар телле мохит булдырыла. Шул ук вакытта мәгълүмат рус һәм инглиз телләрендә дә кабатлана. 
Роспотребнадзор рекомендацияләре буенча, сменага яклаучы персонал ПЦР-тестлар тапшыра, ә объектларда шәхси саклану чаралары кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International