Алексеевскида "Безнең ишегалды" республика программасын тормышка ашыру дәвам итә.
Ишегалды территорияләрен төзекләндерү кысаларында "Алексеевскдорстрой" хезмәткәрләре Комсомольская урамындагы 41 нче йорт ишегалдында асфальтның беренче катламын җәяләр. Шулай ук предприятие белгечләре Октябрь тыкрыгының 1 нче йорты территориясен асфальтлыйлар.