Хуҗасыз йөргән этләр өчен хуҗаларына карата административ хокук бозу турында биш беркетмә төзелде. Хайваннарның хуҗаларына тагын бер кат җаваплылык турында исегезгә төшерәбез! Шулай ук кабат хәбәр итәбез, этне стерильләштерү бушлай.
Дәүләт ветеринария берләшмәсе сокаларны нигездә бушлай стерильләштерү хезмәтен тәкъдим итә. Хайванны стерильләштерергә теләүчеләргә дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00 дән 17.00 гә кадәр 88434124588 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бу күзәтүчесез хайваннарның санын җайга салу максатларында эшләнә.