Ана капиталы акчаларының калдыгы, пенсия яки социаль түләүләр күләме, өстәмә сумма һәм башка шәхси мәгълүматларны белү. Бу һәм башка сорауларга җавапларны күпләр Пенсия фондына шәхсән килгәндә белергә күнеккән. Бүген монда кирәклеге юк.
Кодлы сүз Алексеевск районы халкына телефон аша шәхси консультацияләр алырга мөмкинлек бирәчәк.
Закон буенча, Пенсия фонды белгечләре шәхси мәгълүматларны гражданинның шәхесен расламыйча гына җиткерә алмый, шундый «пароль» шалтыратучыны идентификацияләргә ярдәм итәчәк тә инде. Моннан тыш, РПФ белгече сезне исем-фамилиягезне, туу датасын ,СНИЛС номерын атавыгызны сорый. Әгәр барлык мәгълүматлар дөрес булса, мәгълүмат биреләчәк. Кире очракта кеше белешмә характердагы консультацияне генә алачак.
ТР буенча Алексеевск районындагы «Кайнар линия» телефоны (бүлек хокукларында) 074 яки 2-45-08.