Бүген социаль яклау хезмәткәрләрен хөрмәтлиләр. Район башлыгы Сергей Демидов исеменнән хезмәттәшләрен башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Симашева котлады. Кайбер хезмәткәрләр ведомство бүләкләре белән бүләкләнде. Социаль яклау ветераннарын аеруча җылы алкышлар белән сәламләделәр. Бүләкләнүчеләрнең исемнәрен «Таң» газетасының иртәгәге санында укыгыз.