АПК тармакларын цифрлаштыру

2021 елның 4 июне, җомга

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Алексеевск районында терлек азыгы әзерләүнең барышы белән танышты.

Марат Җәббаров район башлыгы Сергей Демидов белән бергә «Алексеевск» халык предприятиесендә булды.

Монда күпьеллык үләннәргә сенаж салу тулы куәтенә бара. Сергей Демидов районда "яшел урак" барышы турында сөйләде. Барлык авыл хуҗалыгы оешмалары да терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. 3 июньгә аграрийлар 1100 гектардан артык күпьеллык үлән чаптырганнар, шул ук вакытта биш мең тоннадан артык сенаж салганнар.

Очрашуда катнашучылар "Алексеевск" КП мисалында силос траншеяларына яшел масса салу технологиясен карадылар.

Сүз шулай ук цифрлаштыру юлы белән көтүлекләрнең баш санын арттыру һәм яңадан җитештерү турында да барды.

«Юл картасын булдырырга кирәк, анда төп тармаклар үсешен оптимальләштерү буенча да, үсемлекчелек буенча да, терлекчелек буенча да барлык адымнар ясала, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. - Квартал ахырында бу юл картасын үтәүгә йомгак ясарга, ә арадаш мониторинг алып барырга кирәк". Элегрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның 15 июненә кадәр республика муниципалитетларының база хуҗалыкларында цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү буенча мондый юл карталары бөтен җирдә төзеләчәк, дип белдерделәр. Ә һәр база хуҗалыгында көтүлекләр белән идарә итү программалары гамәлгә кертеләчәк. Шул ук вакытта ашату белән идарә итү программаларын гамәлгә кертү дә планлаштырылган. Программа продуктларын сатып алу, тиешле җиһазлар белән бергә, «техник һәм технологик модернизацияләү»маддәсе буенча субсидияләнәчәк.

Эшлекле очрашу барышында терлек азыгы әзерләүдә ирешкән уңышлары өчен акчалата сертификат һәм Рәхмәт хаты белән предприятие механизаторы Азат Сабиров бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International