Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор В.Н. Демидов һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министры Д.И. Фәттахов катнашында «Кайнар йөрәк» бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Районнан Зур Полянка мәктәбе укучысы Павлинов Иван катнашты. Аны “Зыян күрүчеләргә күрсәткән батырлык, ныклык һәм каһарманлык өчен” номинациясендә диплом белән бүләкләделәр. Иванны котлыйбыз һәм уңышлар телибез!