Алексеевск РҮХ хезмәткәрләре коронавирустан вакцинация узалар.
Прививканы ясаган медиклар арасында династияләр дә бар.
Чәршәмбе көнне Прививкага шәфкать туташы Неля Шәрипова озак еллар терапия бүлегендә эшләгән әнисе Роза Әсгатовна белән килде.
"Эштә без коронавирус инфекциясенең төрле формалары белән очрашабыз. Котлары очып кислородка ябышкан пациентларга һәм аларның курыккан туганнарына карап, вирус Covid-19 никадәр куркыныч икәнен аңлау килә. Шуңа күрә мин үз организмны алдан ук әзерләп, үземә иммун яклауны тәэмин итәргә кирәк дип саныйм. Безнең өебездә олы яшьтәге әби бар, без аны берничек тә авыруга дучар итә алмыйбыз. Мин әнигә минем белән бергә килергә тәкъдим иткәч, ул шундук, икеләнмичә, ризалашты", - ди Наилә Шәрипова.
"Бу - үзен һәм якыннарын коронавирус инфекциясенең авыр кичүеннән саклауның иң ышанычлы ысулы, шуңа күрә кызның тәкъдименә риза булдым", - дип уртаклашты Роза Әсгатовна.
Алар белән бергә коронадан сакланырга аларның туганы, поликлиниканың кастеляншасы Фирая Әкзәмова килде.
«Без-медицина хезмәткәрләре, һәм алексеевскилыларга үрнәк күрсәтергә тиеш!» - аңа хас булган шатлык һәм оптимизм белән сырхауханәнең хезмәткәре вакцинация сәбәбе турындагы сорауга җавап бирде.
Процедура Кабинетының шәфкать туташы Зөһрә Хафизова да вакциналаштырылды. Аңа вакцинаны аның кулдашы Гөлинә Хәсәнова кертте. Бу ике шәфкать туташлары алдынгы вакцинациядә, һәм төп вазифалардан тыш, алексеевскилыларны куркыныч чирдән саклау буенча да зур эш йөкләнә.
«Бүген генә прививка ясаттым, чөнки моңа кадәр минем антитәнчекләрем бар иде. Үзең кебек түгел, ә сина прививка ясатканда гадәти булмаган хисләр кичерәсең», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Зөһрә Хафизова.
Әйтергә кирәк, Зөһрә Абдулхаевна тыйнаклык белән фотога төшәргә теләмәде, тик аны шулай да хезмәттәше Гөлинә күндерде.
"Зөһрә белән прививкалар ясыйбыз, һәм без район халкы аны вакциналаштырыла торган сыйфатта да күрсен иде. Бездә инде арыганлык барлыкка килә башлый. Әмма без вакцинациянең мөһим һәм кирәкле эш икәнлеген аңлыйбыз, һәм без юлның башында гына. Ялгышмасам, районның ике мең кешесе вакциналаштырылган. Ә вируска каршы тору өчен, унбер мең кеше вакцина ярдәмендә үзен әлеге куркыныч авырудан саклап калырга тиеш", - дип сөйләде Гөлинә Хәсәнова.
Прививка ясатыгыз һәм сәламәт булыгыз!