Валдис Пельш Татарстан турында фильм төшерә

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Биләр чишмәсе безнең республика, аның аутентик традицияләре һәм төп халкы турында яңа документаль фильмның локацияләренең берсе булды. Кунакларны район башлыгы Сергей Демидов каршы алды. Ул җирле чыганак һәм хаҗ кылу урыны инфраструктурасы турында сөйләде.

Биләр җирендә кунаклар Татарстанның чын кунакчыллыгы белән таныштылар, милли ризыклар һәм традицион камыр ризыклары белән сыйландылар.

«Татарстан ачышлар юллары» фильмының премьерасы киләсе елның беренче декадасына планлаштырылган.

"Без Татарстан турында зур кино төшерә башладык. Бу республика буенча сәяхәт булачак, анда без үз маршрутыбызны тәкъдим итәчәкбез. Без үбезне нәрсә кызыксындырды һәм гаҗәпләндерде, шуның турында сөйләячәкбез. Аз билгеле урыннарга, кечкенә шәһәрләр һәм авылларга басым ясалачак", - дип билгеләп үтте үзенең интервьюларының берсендә телевидение алып баручысы.

Нәкъ менә шул сәбәп белән Пельш Казан Кремлен төшерергә җыенмый - аның турында мәгълүмат җитәрлек. Планнар бары тик документалистлар командасы республика символында ниндидер яңалык, мәсәлән, берәүгә дә билгеле булмаган фактлар табылса гына үзгәртеләчәк.

Фильм Беренче каналда күрсәтелер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International