Икенче мәктәп командасы КВН җиңүчесе булды.
Алексеевскида шаяннар һәм тапкырлар клубының язгы сериясе финалы узды.
Район мәдәният йортына иң күңелле, тапкырлы, дәртле һәм энергияле яшьләр җыелды.
Левашево, Ромодан, Урта Тигәнәле, Юеш Көрнәле, шулай ук район үзәгендәге беренче һәм икенче мәктәп укучылары үзләренең юморларын күрсәттеләр.
"Визиткалар"," Разминкалар" һәм "Өй биремнәре" өч конкурс нәтиҗәләре буенча, жюри әгъзалары җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләделәр. Беренче урынны Алексеевскның 2 нче мәктәбеннән "Тимур һәм аның командасы" яулады. Икенче урында - беренче мәктәп укучылары. Юеш Көрнәле командасы өченче булды.