Бүген Алексеевск районында «Безнең ишегалды» президент программасын гамәлгә ашыру кысаларында муниципалитетларда яшәүчеләр белән эш стандартларына багышланган эшлекле очрашу уза.
Семинар эшендә активлардан тыш, башкарма комитет хезмәткәрләре, идарәче һәм подрядчы оешмалар хезмәткәрләре, шулай ук ишегалды территорияләрен төзекләндерүнең проект чишелешләрен эшләүче архитекторлар да катнаша.
Район башлыгы Сергей Демидов исеменнән коллегаларын башкарма комитет җитәкчесе Олег Гайнуллин сәламләде: «Безнең ишегалды» программасы социаль юнәлешле һәм Россиядә аналогы юк. Бу барлык дәрәҗәдәге хакимиятләрнең татарстанлыларның: шәһәрлеләрнең дә, авыл халкының да уңайлы тормыш шартлары булдыру белән кызыксынуын күрсәтә. Бу безнең өстенлекле бурыч. Әлеге программаны тормышка ашыру мөмкинлеге һәм аны барлык этапларда да алып барулары өчен рәхмәт».