Алда «Тоннель»

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итүенчә, 2021 елның 21 маеннан 25 маена кадәр район үзәгендә "Тоннель"операциясе узачак.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында тупас хокук бозуларны кисәтү буенча чара үткәрәчәкләр.
Игътибарлы булыгыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International