Войкино авыл җирлеге башлыгы республика конкурсында җиңүче булды.
Надежда Шабутдинова ТР Муниципаль берәмлекләре Советы "Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" конкурсында җиңүгә иреште. 2020 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Надежда Петровна "Авыл җирлегенең иң яхшы җитәкчесе" номинациясендә җиңүче дип табылды.
Бүләкләү тантанасы Казанда Татарстан муниципаль берәмлекләре Советында узды.