Изге чишмәдә «Хәтер бакчасы» утыртылды

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Биләрдә укучылар һәм урманчылар 10 меңнән артык үсенте утырттылар.

 «Биләр урманчылыгы» һәм «Биләр урман хуҗалыгы» хезмәткәрләре Биләр һәм Мөслим (Чистай районы) мәктәпләре укучылары белән берлектә «Хәтер бакчасы»на нигез салдылар. Биләрдән ерак түгел алар 2,5 гектар мәйданда 10200 европа чыршысы үсентеләре утырттылар.

Агач утырту «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында узды. Бу акция Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышучыларны искә алуга багышлана.

Үсентеләр Биләр урманчылыгы тарафыннан бирелде. Аның хезмәткәрләре балалар өчен агач утырту буенча мастер-класс үткәрделәр. Чыршы үсентеләре «Изге чишмә» тарихи-археологик һәм табигать музей-тыюлыгы территориясендә утыртылды. Агач утыртуда укытучы Светлана Михайловна Шевелева җитәкчелегендә «Кырмыска» мәктәп урманчылыгында катнашучылар актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International