Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, хәзер барлык бастырып чыгарыла торган материаллар да Россия Пенсия фондының рәсми сайтында www.pfr.gov.ru гражданнар укырга гына түгел, тыңларга да мөмкин. Бу бигрәк тә күз күреме начар булган һәм текстны электрон җайланма экраныннан кабул итү кыен кешеләргә кирәк.
Сайтта текстны яңгырату өчен:
- «Начар күрүчеләр өчен» менюсын ачарга. Моның өчен битнең өске өлешендә «АА»га басарга,
- кызыксындырган текст фрагментын аерып күрсәтергә;
- «Воспроизвести» кнопкасына басарга (►).
Тавыш ассистенты күрсәтмәләрне туктатырга һәм бүлеп бирелгән текстны яңадан тыңларга мөмкинлек бирә, яңалыклар яки тематик мәкаләләр, шулай ук кыска текстлар (сайтның бүлекләре исеме, битләр менюсы һ.б.) яңгырый.
Кайбер очракларда компьютерда урнаштырылган браузер яки антивирус тавыш ассистентының эшен блокларга мөмкин. Моның өчен браузер һәм антивирус көйләүләрен дөрес итеп куярга кирәк, мәсәлән, пенсия фонды сайты өчен всплывающих тәрәзәләр блокировкасын өзәргә кирәк.
РПФ сайтында сервислардан һәм дәүләт хезмәтләреннән файдаланыгыз һәм пенсия һәм социаль тәэмин ителеш турында иң актуаль мәгълүмат алачаксыз.