Алексеевскилылар ГТО нормаларын тапшыра

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

23 апрель көнне 1 нче «Лидер» спорт комплексында Алексеевск муниципаль районы оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре арасында «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү буенча спорт чарасы узды. Катнашучылар барлык сынауларны да уңышлы үтәделәр. Нәтиҗәдә, нормативларны 134 кеше тапшырды. Ачылу тантанасында «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын һәм көмеш билгеләре тапшырылды. Шулай итеп, алтын билгегә ия булды:
- Гыйләҗев Д. Ә. (Лебяжье авыл җирлеге башлыгы).
Көмеш билгеләр алдылар:
- Назырова Г. А. («Стройдорсервис» ҖЧҖ хезмәткәре);
- - Крашенинников А. И. (Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск мәктәбенең укытучысы);
- Бурмистрова Ю. Ю. (Алексеевск 3 нче номерлы «Әтәчкәй» балалар бакчасы хезмәткәре).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International