«Җиңү диктанты»

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

29 апрельдә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары - «Җиңү диктанты» темасына Халыкара тарихи диктант узачак.
Алексеевск районында ике мәйданчык эшләячәк.
1 нче мәйданчык - 2 нче Алексеевск урта мәктәбе (Татарстан Республикасы, Алексеевск ш.т.б., Гоголь урамы, 24 нче йорт).
2 нче мәйданчык - Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск урта мәктәбе (Татарстан Республикасы, Алексеевск ш.т.б., Гагарин ур., 20 нче йорт).
Катнашу өчен диктантпобеды.рф сайтында яки «Җиңү диктанты» мобиль кушымтасында теркәлү узарга кирәк. Бу ресурсларда Диктант тематикасы буенча мәгълүмат материаллары һәм әзерләнү өчен якынча тестлар урнаштырылган.
Мәйданчыклар 13:00 сәгатьтән (катнашучыларны җыю, бланкларны тутыру, акциянең видеостарты) эшли башлаячак. Диктант 14:00 сәгатьтә башлана һәм 45 минут дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International