Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча УНД һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хәбәр итә
Хәзерге вакытта, язгы-җәйге чорда янгын куркынычы артуга бәйле рәвештә, «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында» 2021 елның 23 апрелендәге 280 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә - Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 26 апреленнән 16 маена кадәр янгынга каршы махсус режим урнаштырылган.
Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда түбәндәгеләр тыела:
- учаклар кабызу, коры үлән һәм чүп-чар яндыру;
- ачык утта азык әзерләү (учаклар, мангаллар).
Әлеге кагыйдәләрне үтәмәү аркасында еш кына каралты корылмалары, торак йортлар һәм урман массивлары яну килеп чыга. Гап-гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп, мондый нәтиҗәләрне булдырмый калу җиңел.
Югарыда әйтелгәннәргә бәйле рәвештә, бу чорда штрафлар шактый арта.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.4 маддәсенең 2 өлеше нигезендә гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылачак:
- гражданнарга 2000 сумнан алып 4000 сумга кадәр;
- вазыйфаи затларга 15 000 сумнан 30 000 сумга кадәр;
- Эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга - 30 000 сумнан 40 000 сумга кадәр
- юридик затларга 200 000 сумнан 400 000 сумга кадәр.