Яңа уку елы алдыннан Алексеевск укучыларының ата-аналары һәр балага 10 мең сум алачак

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

 

Яңа уку елы алдыннан

Алексеевск укучыларының ата-аналары

һәр балага 10 мең сум алачак

 

Акчаны 1 сентябрь алдыннан балалары беренче сыйныфка барачак ата-аналар да алачак.

Федераль җыенга юллама вакытында Владимир Путин илнең социаль-икътисадый үсеш векторын билгеләде. Ә нәкъ менә, социаль сәясәттә кайбер үзгәрешләр турында хәбәр итте. 1 сентябрьгә мәктәп укучыларының ата-аналарына ун мең сум күләмендә акча түләү каралган. Дәүләт ярдәмен беренче тапкыр парта артына утырган балаларның ата-аналары да алачак.

Моннан тыш, ТАСС хәбәр иткәнчә, дәүләт 1 июльгә балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бербөтен системасын төзергә тиеш. 1 июльдән тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга айга уртача 5 650 сум түләү кертелә.

Түләүләр авыр матди хәлдә булган йөкле хатын-кызларга да таратылачак. Аларның күләме аена уртача 6 350 сум тәшкил итәчәк (йөклелекнең алтынчы атнасыннан соң).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International