Алексеевскида дүртенче чакырылыш Алексеевск муниципаль районы Советының муниципалитет башлыгы Сергей Демидов рәислегендә алтынчы утырышы булды @sergey_demidov_78 утырыш каравына түбәндәге сораулар чыгарылды:
1. 2020 елда Алексеевск муниципаль районы бюджетының үтәлеше турында.
2. 2020 елда Алексеевск муниципаль районының контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турында.
3. 2020 елда Алексеевск муниципаль районы буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе эшчәнлеге турында.
4. «2020-2025 елларга Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау» программасын гамәлгә ашыру турында.
5. Төрлесе.
Катлаулы тормыш хәлендә калган гаиләләргә 9 майда бәйрәм итүгә әзерләнүгә һәм СОVID-19 дан халыкны вакцинацияләүгә аерым игътибар бирелде.