Алексеевскида ишегалларын төзекләндерү проектлары турында фикер алыштылар.
Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр «Безнең ишегалды» республика программасына кергән территорияләрне төзекләндерү проектларына үз тәкъдимнәрен керттеләр.
Комсомол (39, 41 нче йортлар), Октябрьский тыкрыгы (1, 2 нче йортлар), Куйбышев (47, 49, 81 нче йортлар), Павелкин (20, 25, 25 А, 28 нче йортлар), Ленин (52 нче йортлар) урамнарында күп фатирлы йортларда яшәүчеләр үзләренең ишегалларында яктырту мәйданнары, парковка, балалар мәйданчыгы, эскәмияләр, чүп савытлары,чүп-чар җыю мәйданчыклары кайда урнашачагы турында үз идеяләрен белдерделәр.
Актив дискуссияләр барышында алексеевскилылар объектларның урнашу нокталарын билгеләделәр һәм күп фатирлы йортлар территорияләрен реконструкцияләү планнарын расладылар.
Халыктан тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне район башкарма комитеты һәм шәһәр җирлеге хезмәткәрләре, идарәче компания һәм «Алексеевскдорстрой» вәкилләре кергән комиссия әгъзалары кабул итте. Әлеге оешма йорт яны территорияләренең сыйфатын яхшырту буенча төп эшләрне башкарачак. Бу программа буенча эшләр якын арада башланачак. Моннан тыш, халык республика программасына кермәгән территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләре буенча комиссия әгъзаларына мөрәҗәгать итте.