Язгы кыр эшләре кызганнан-кыза бара

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Узган ялларда Кыркүл авылыннан ерак түгел авыл хуҗалыгы формированиеләренең һәм фермерларның әзерлек сызыгына сиптергечләр куйдылар.

«Россельхозүзәк» һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре кергән Комиссия үзйөрешле сиптергечләрнең дә, тагылма агрегатларның да эшен тикшерде. Район башлыгы Сергей Демидов та техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләде. Комиссия эше кысаларында сиптерү системасы эшләтеп җибәрелде. Моннан тыш, Сергей Демидов хуҗалыклар җитәкчеләре белән кыр эшләренең барышы турында фикер алышты.

Бөртеклеләрне чәчү башланды. 

Якшәмбе көнне «Алексеевск» күмәк предприятиесе механизаторлары бөртеклеләрне чәчүгә керештеләр. Моннан тыш, район хуҗалыклары тырмалау эшләре алып бара. Барысын да агротехник срокларда башкарып чыгу өчен «Алексеевск» халык предприятиесендә дым каплату буенча ике сменада эш оештырылган.  

Язгы кыр эшләренең барышы турында тулырак газетаның киләсе санында укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International