«Соболь» автомобиле ачкычларын бүлек башлыгы Гөлфинә Исаевага эшлекле дүшәмбе вакытында район башлыгы Сергей Демидов һәм Чистай районара почтамты начальнигы Вячеслав Воробьев тапшырдылар.
Район активы алдында чыгыш ясап, Вячеслав Воробьев Алексеевск районында яшәүчеләрдә уку һәм мәдәниятнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Бу турыда «Таң» район газетасына һәм республика басмаларына язылу күрсәткечләре дә раслый. Эшлекле дүшәмбедән соң авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре «районка»га кул куйдылар.