Алексеевск районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде. Район башлыгы Сергей Демидов белән Марат Җәббаров районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Хәзер район хуҗалыклары күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыруда катнаша. Кырларда 15 берәмлектән артык техника эшли.
Татарстан Республикасында бөтен җирдә язгы кыр эшләренә керештеләр. Агымдагы атна башыннан 5 мең га уҗым, 1,5 мең га күпьеллык үләннәр тукландырылды.