Алексеевск футболчылары бронза медальләр яулады

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Алексеевск футболчылары бронза медальләр яулады.
Балык Бистәсендә ирләр командалары арасында футбол буенча өч тапкыр ТР чемпионы, мини-футбол буенча республика чемпионы Артур Вәлиев истәлегенә мини-футбол буенча ачык турнир узды. Алексеевск районы спортчылары Чистай егетләре белән бергә команда оештырдылар.

Турнирда 9 команда катнашты. «Иң яхшы сакчы» номинациясендә өч гол белән Дрягалов Дмитрий танылды. Ул статуэтка һәм диплом белән бүләкләнде.

Урыннар түбәндәгечә бүленде::
🥇 урын Кугарчено (ТР җыелма командасының элеккеге уенчылары)
🥇 урын Кама (Балык Бистәсе)
🥇 урын Алексеевск

Призлы урыннар яулаган командалар диплом , медальләр һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International