2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил халыкны хокукый агарту кысаларында Татарстан Республикасы хәрби комиссары белән уртак чаралар оештыру тәҗрибәсен дәвам итә.
8 апрельдә Татарстан Республикасы хәрби комиссары С.Н. Погодин катнашында «Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары» темасы буенча Хокук белемнәре мәктәбе күчмә дәресе булды. Безнең районнан Биләр мәктәбенең Яшь армиячеләре хәрби комиссар Владимир Макаров җитәкчелегендәге Алексеевск аграр көллиятенең эзләнү эшчәнлеге һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар күргәзмәсе белән катнашты.