Өлкән алексеевскилыларга СОVID-19 вакцинациясе турында сөйләделәр
Алексеевск үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Айдар Галиев, ветераннар Советы һәм ТИҮләр активистларына вакцинациягә язылу ысуллары һәм таҗ инфекциясеннән саклану мөһимлеге турында мәгълүмат бирде. Акцент өлкән яшьтәге кешеләрнең вакцинациясе үзенчәлекләренә ясалды. Очрашуда катнашучылар сораулар бирделәр һәм аларга тәфсилле җаваплар алдылар. Ветераннар Советы рәисе, Елена Макарихина спикерга мөһим һәм кирәкле мәгълүмат өчен рәхмәт белдерде.