Пенсиягә кайсы һөнәр кешеләре вакытыннан алда чыгачак?

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

РФ Хөкүмәте тарафыннан һөнәрләре даими рәвештә квалификация күтәрүне таләп иткән гражданнар категорияләре өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу тәртибенә үзгәрешләр расланды.

Беренче чиратта, бу-мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре. Элек аларның стажына эштә булу вакыты, вакытлыча эшкә яраксызлык чоры, ел саен һәм өстәмә түләүле отпуск, йөкле хатын-кызны зарарлы факторлар йогынтысы тудырмый торган эшкә күчерү чоры гына исәпләнгән иде. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу вакыты берьюлы биш елга түгел, ә күчеш чорын исәпкә алып арта.

2019 елда – ярты елдан соң, 2020 елда – ел ярымга, 2021 елда – өч елга, 2022 елда – дүрткә. 2023 елдан һәм алга таба да махсус стаж эшләп чыгарганнан соң кичектерү вакыты биш ел тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта әлеге хезмәткәрләр махсус стаж эшләп, вакытыннан алда пенсиягә хокук алган яшь теркәлә, ә бу хокукны («вакытыннан алда» пенсияне билгеләү) 2019 елдан алып 2034 елга кадәр һәм алга таба, эшкә яраклы яшь һәм күчеш нигезләмәләрен исәпкә алып, гамәлгә ашырырга мөмкин. Кирәкле махсус стаж эшләп, укытучылар, медиклар һәм иҗади хезмәткәрләр пенсия алды статусын, ә аның белән бергә тиешле ташламаларга хокук алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International