Якташларының уңышы

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

5 апрельдә Казан шәһәрендә «Россия - минем тарих» тарихи паркында Казан ярминкәсе территориясендә «Укытучының әхлакый батырлыгы өчен» XV Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы финалистларын бүләкләү булды. Биләр мәктәбе директоры Андрей Чугуров “Балаларны һәм яшьләрне рухи-әхлакый һәм гражданлык-патриотик тәрбияләүнең иң яхшы программасы” номинациясендә 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Андрей Анатольевичны котлыйбыз һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International