Эшлекле дүшәмбе кысаларында муниципалитет башлыгы Сергей Демидов рәислегендә агымдагы атнага өстенлекле бурычлар билгеләнде.

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

 

 

Эшлекле дүшәмбе кысаларында муниципалитет башлыгы Сергей Демидов рәислегендә агымдагы атнага өстенлекле бурычлар билгеләнде.
✅ Халыкны вакцинацияләү. Эпидемия китмәде. Вирусны вакцина формалаштыручы коллектив иммунитет кына җиңәргә ярдәм итәчәк. Алексеевскилылар прививкага өстенлек бирә. Авыл халкына уңайлы булсын өчен вакцинация авыл ФАПларында оештырыла.
✅ Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне контрольдә тоту. Авыл җирлекләре җитәкчеләренә аерым гаиләләр белән эшне көчәйтергә кушылды.
✅ Социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Хәмзина салым, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары булган гражданнарга региональ ярдәм чаралары күрсәтү турында сөйләде.
✅ Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек. Сүз сугыш ветераннарын хөрмәтләү, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлләрне төзекләндерү, техниканы парадка әзерләү турында барды.
✅ Алексеевск бистәсен төзекләндерү . Беркетелгән территорияләрне җыештыруны оештырырга кушылды.
✅ Эшмәкәрлек эшчәнлеге турында Павел Голубев сөйләде, ул металл эшләнмәләр: коймалар, капка, таган һәм башкалар җитештерә.  #айдаАлексеевский #Алексеевскийрайон

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International