Алексеевск районы авылларында яшәүчеләр авыл ФАПында COVID-19дан прививка ясый алалар.

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Алексеевск районы халкы авыл җирлегендә COVID-19 прививка ясата ала. Бүген Зур Полянка авыл җирлегендә яшәүчеләр вакцинация үтте. 80ләп кеше вакцина файдасына сайланды. Фельдшер Марина Платонова билгеләп үткәнчә, килүчеләр элеккегә караганда күбрәк килгән. "Мин үзем инде ике прививка ясаттым, үземне яхшы хис итәм. Шулай ук авылдашларыма да шуны ук телим», - дип сөйләде Марина Алексеевна. Мондый прививкалар районның һәр авыл җирлегендә оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International