Эшче һөнәрләренең демонверсиясе. Сайла!

2021 елның 2 апреле, җомга

Алексеевск аграр көллиятендә укучылар үзләрен эретеп ябыштыручы һәм трактор йөртүче ролендә сынап карадылар.

29 мартта "һөнәри пробалар" атналыгы старт алды.

Шәмә, Чуаш Майнасы, Зирекле һәм Зур Полянка мәктәпләре укучылары беренче булып көллияткә бардылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Шерстнева егетләргә һәм кызларга монда алырга мөмкин булган белгечлекләр турында сөйләде: пешекче-кондитер, механизатор, икътисадчы.

Укытучылар уку кабинетларын һәм тулай торакларын күрсәттеләр. Һөнәри пробаларда башка авыл мәктәпләрен тәмамлаучылар да катнашачак.

Шәмә мәктәбеннән Кирилл Биктимиров үзен эретеп ябыштыручы ролендә сынап карады. "График дизайнер буласым килә, килеп чыкмаса, монда киләм.", - дип уртаклашты Кирилл.

Зирекле авылыннан Аделина Мөхәммәтханова (фотода) автомобиль симуляторын бәяләде: "Чынында йөрдем, бик охшаган. Көллият буенча экскурсия кызыклы булды".

Шәмәдән Адель Лаврентьев һәм Никита Сапожников: «Казанда автомеханикларга укырга телибез. Тик, бәлки, монда да килербез әле, хәл итмәдек", - диләр егетләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International