Алексей Июдинның "көмеш"е

2021 елның 2 апреле, җомга

Алексеевск теннисчысы «Татарстан Республикасы өметләре» турнирыннан көмеш медаль алып кайтты.

Алексей Июдин малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча «Татарстан Республикасы өметләре» II турнирында икенче урынны яулады.

27-29 мартта Казанда икенче квартал республика турниры узды. Катнашучыларның географиясе: Калининград, Мәскәү, Петербург һәм Томсктан алып-барлыгы 392 спортчы. Алексеевск районыннан Минкин Адам, Корнилова Яна, Июдин Алексей катнашты.

Ярышлар ике яшь төркемендә ялгыз разрядларда уздырылды:

- 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук Россия Федерациясе шәһәрләреннән. Ярышлар Россия Өстәл теннисы федерациясе рейтингында карала;

- 2009 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан.

Тренер Геннадий Типясев хәбәр иткәнчә, ярыш нәтиҗәләре буенча Алексеевск теннисчыларыннан иң яхшы нәтиҗәне Июдин Алексей күрсәтте. Ул Татарстан Республикасы авыл спортчылары арасында 2 нче урынны алды; Корнилова Яна-29, Минкин Адам-41-48 нче урын.

Җиңүчеләр һәм призерлар ТР Өстәл теннисы Федерациясеннән медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International