Татарстан фермерлары ассоциациясе төзелүнең утыз еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада иң яхшы КФХ җитәкчеләре бүләкләнде.
Бүләкләнүчеләр арасында «Корстон»да Наталья Александрова да бар иде. Аңа «Россиянең атказанган фермеры» медален тапшырдылар. Чарада ул ире Виталий белән бергә иде. Районны шулай ук республиканың иң өлкән фермеры Илшат Гомәров та тәкъдим итте. Ул моннан утыз ел элек Ассоциациянең башында торган бик аз кешеләрнең берсе булып калды.