Балалар иҗат үзәге тәрбиячесе Елизавета Рузанова «Экология» милли проекты» республика конкурсында «Чиста ярлар» номинациясендә 3 нче дәрәҗә җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Конкурсны «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк Сәяси Советы президиумы комиссиясе оештыра.
Лиза һәм җитәкче Гатина Светлана Вячеславовнаны җиңүләре белән котлыйбыз!
Ирешелгәннәрдә беркайчан да тукталып калмагыз - укыгыз, яңаны белегез, үсегез. Уңышлар!