Районның 33 белем бирү оешмасыннан 179 эш тәкъдим ителде. Һәрвакыттагыча, балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр дә читтә калмады. Быел катнашучыларга балалар-яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясендә тәрбияләнүчеләр дә кушылды. Һәм шуны да билгеләп үтәргә кирәк, узган еллардагы кебек үк, эшләрнең иң күп өлеше мәктәпкәчә учреждениеләрдән килгән. «Неопалимая купина» конкурсы өч номинациядә тәкъдим ителде: «сәнгать-сынлы иҗат», «декоратив-гамәли иҗат» һәм «иҗатның техник төрләре». Һәм дүрт яшь төркемендә: «7 яшькә кадәр», «8-10 яшь», «11-14 яшь» һәм «15-18 яшь». Нәтиҗәдә 38 конкурс эше иң яхшысы дип табылды, шуларның 16сы җиңүче эшләре конкурсның республика этабына җибәрелде.
.