29 март көнне "Профессиональ пробалар" атналыгы башланды.
Шәмә, Чуаш Майнасы, Зирекле һәм Зур Полянка мәктәпләре укучылары беренче булып көллияттә булдылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Шерстнева яшь егетләргә һәм кызларга биредә пешекче-кондитер, механизатор, икътисадчы белгечлекләре турында сөйләде.
Укытучылар уку кабинетларын һәм тулай торакны күрсәттеләр. Һөнәри сынауларда башка авыл мәктәпләрен тәмамлаучылар да катнашачак.