Без мөмкинлекләре чикле кешеләр!

2013 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бистәнең 1нче спорт комплексында мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында  II район Спартакиадасы булып узды.


Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә безгә әйтүләренчә, ярышларда тәҗрибәле һәм даими спортчылар, Олег Медвежонков, Артем Селивестров, Мария Медвежонкова, Максим Исаев һәм башкалар катнашты. Алар барысы да район һәм республикада оештырыла торган чараларга йөриләр. Бу көнне алар төрле спорт чараларында: дартс, отжимание, приседание, боҗрага ыргыту, кегляларны аудару, кәрзингә туп ыргыту һәм скакалка аша сикерүдә катнаштылар. Ә йомгак ясалганнан соң барысы да грамоталар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International