Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәре, полиция майоры Владислав Сәйфетдинов 2020 елның 3 кварталы өчен «Иң яхшы участок полиция хезмәткәре» конкурсында җиңүче булды.
Конкурста җиңгән өчен ул «ЮХИДИ ветераннарының Татарстан республика берләшмәсе» Советы Рәисеннән акчалата премия алу өчен сертификат, шулай ук муниципалитет администрациясеннән истәлекле бүләкләр алды. Аңа бүләкләрне район башлыгы Сергей Демидов һәм берләшмә рәисе Валерий Савкин тапшырдылар.
Моннан тыш, Дәүләт автоинспекциясендә озак еллар хезмәт иткән, ветераннар оешмасы тормышында актив катнашкан өчен Алексеевск районы эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы рәисе Рәфис Шиһапов «ЮХИДИ ветераннары берләшмәсе» советы рәисенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Ул шулай ук район башлыгының истәлекле бүләкләре белән дә бүләкләнде.
Котлыйбыз!