Гражданнарны кабул итү булды

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Бүген Алексеевск районында «Бердәм Россия» Партиясенең туган көненә багышланган гражданнарны онлайн-кабул итү булды. Кабул итүне җирле сәяси совет рәисе, район башлыгы Сергей Демидов алып барды. Халыкның сораулары шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә ярдәм итү, матди ярдәм күрсәтү һәм эшкә урнашуга кагылышлы иде. Барлык сораулар да эшкә алынды.
Сергей Демидов яшь белгеч - инглиз теле укытучысын мәгариф системасына эшкә урнашырга омтылуда хуплады: "Яшь, прогрессив һәм профессиональ кадрлар безгә кирәк. Бигрәк тә яшь буынны укыту турында сүз барганда. Без үз ягыбыздан мәгариф өлкәсендә ярдәм итәргә һәм эш урыны бирергә әзер".

#айдаАлексеевский #Алексеевскийрайон

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International