Бадминтончыларны хөрмәтләү

2020 елның 27 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Хисап палатасында Татарстан Республикасы бадминтон федерациясенең Күзәтчелек Советы Рәисе – Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов югары нәтиҗәләр күрсәткән спортчылар һәм тренерлар белән очрашты.

Чарада бадминтон буенча ТР җыелма командасының баш тренеры Игорь Назаров, ТР Алексеевск районы бадминтон буенча тренеры Илья Черемных, ТР Әлки районы бадминтон буенча тренеры Максим Муштаков, ТР Балык Бистәсе районы бадминтон буенча тренеры Марат Хөснетдинов, бадминтон буенча Россия чемпионы Евгения Косецкая, терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында бадминтон буенча Россия чемпионнары Олег Донцов һәм Павел Куликов катнашты.

Чара нәтиҗәләре буенча иң яхшы спортчыларны һәм тренерларны бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International