Хокукый белем мәктәбе

2020 елның 27 ноябре, җомга

2020 елда Вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра. 2020 елның 27 ноябрендә 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак. Дәресне ФЕДЕРАЛЬ САЛЫМ ХЕЗМӘТЕНЕҢ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУЕНЧА ИДАРӘСЕ вәкиле үткәрәчәк. Катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча дәрескә язылырга кирәк (моның өчен сезнең исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефонның WhatsApp яки смс-хәбәр буенча номерыгызны җибәрергә кирәк) һәм билгеләнгән вакытта конференциягә Zoom сылтамасы буенча тоташырга кирәк, ул сезгә соңрак җибәреләчәк. Шулай ук хәбәр итәбез, Сез алдан ук дәресләр вакытында җавап (*мөрәҗәгать түгел) алырга теләгән кыска сорау җибәрә аласыз, Adelina.Galiullina@tatar.ru электрон адресына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International