Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов октябрьнең иң яхшы терлекчеләрен бүләкләде.
Сергей Анатольевич узган ай нәтиҗәләре буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә акчалата сертификатлар тапшырды.
«КВ Агро»ның машина белән сыер саву операторы Альбина Леонидовна Бирюлина һәм «Родина» колхозы терлекчесе Сөләйман Сәфәр улы Баһавиев 3000 сум күләмендә премия алдылар. Альбина Леонидовнаның 200 баш савым сыеры бар, октябрьдә тулаем алганда савым 146 тонна тәшкил иткән. Ул көнгә бер сыердан уртача 24,3 килограмм сөт ала. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сөләйман Баһавиевның 158 баш терлеккә тулаем алганда артым 47 центнер тәшкил итә. Уртача тәүлеклек артым - 909 грамм.
Конкурс ярты ел дәвамында барачак, һәм һәр ай нәтиҗәләре буенча иң яхшы терлекчеләр бүләкләнәчәк.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 ноябрьгә тәүлеклек савым 100 тонна тәшкил итә.