Бушлай дарулар

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Бушлай

дарулар

Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручыларга бушлай дарулар бирә башладылар.

Бу «Фавипир», «Гидроксихлорохин», «Умифеновир», «Ривароксабан», «Амоксицин», «Азитромицин», «Дексаметазон», «Преднизолон» һәм «Метилпреднизон» кебек препаратлар.

Схема шундый: сырхауханәдән табиб авыруга рецептны язып бирә, учреждение аны якындагы дәүләт даруханәсенә үзе тапшыра, ә аннан волонтерлар яки табиблар пациентка даруны өйгә китереп бирә.

Шунысы мөһим: рецепт өчен Роспотребнадзор тарафыннан расланган тестның уңай нәтиҗәсе булырга тиеш түгел, дәвалауны клиник картина буенча билгеләячәкләр.

Даруларга республикага федераль бюджеттан 146,8 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Үзенә диагнозны мөстәкыйль куярга һәм бушлай дарулар алырга мөмкин түгел.

Бушлай препаратлар табиб рецепты буенча гына җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International