Даруларны бушлай бирәчәкләр

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручыларга бушлай дарулар бирә башладылар. Бу «Фавипир», «Гидроксихлорохин», «Умифеновир», «Ривароксабан», «Амоксицин», «Азитромицин», «Дексаметазон», «Преднизолон» һәм «Метилпреднизон» кебек препаратлар. Схема шундый: сырхауханәдән табиб авыру рецептын язып бирә, учреждение аны якындагы дәүләт даруханәсенә үзе тапшыра, ә аннан волонтерлар яки табиблар пациентка даруны өйгә китереп бирә. Рецепт өчен Роспотребнадзор раслаган тестның уңай нәтиҗәсенә ия булу мәҗбүри түгел, дәвалауны клиник картина буенча билгелиләр. Рецепт буенча даруханәдән препаратларны өйгә волонтерлар да китереп бирә ала. Даруларга республикага федераль бюджеттан 146,8 млн сум акча бүлеп бирелгән. Үзенә диагнозны мөстәкыйль куярга һәм бушлай дарулар алырга мөмкин түгел. Бушлай препаратлар табиб рецепты буенча гына җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International