Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәре буенча

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

2020 елның гыйнвар-октябрь айларында Алексеевск районы буенча үткәрелгән тикшерүләр турында мәгълүмат

 

Алексеевск районында 16 оешма 117 сәүдә объектында алкогольле продукцияне ваклап сата.

Агымдагы елның гыйнвар-октябрь айларында территориаль орган белгечләре тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 24 тикшерү чарасы үткәрелде: планнан тыш – 3, административ тикшерү кысаларында – 10, ОВД белән 11.

Тикшерү барышында 20 очракта гамәлдәге законнарны бозуның 25 очрагы ачыкланды:

  • алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне бозу факты
  • туры килү-килмәүне мәҗбүри расларга тиешле продукцияне сату тәртибен бозу факты
  • бәя кую тәртибен бозу факты
  • алкогольле продукцияне исәпкә алуның билгеләнгән тәртибен бозу факты
  • алкогольле продукцияне ваклап сату турында декларацияне билгеләнгән срокта тапшырмау факты
  • яраклылык срогы чыккан алкогольле продукцияне сату факты
  • тиешле документлардан башка гына алкогольле продукция сату факты
  • өйдә эшләп чыгарылган спиртлы продукция сату фактлары
  • гадәттән тыш хәл вакытында яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү факты (COVID-19).

Барлыгы 320,5 литр күләмендә алкогольле продукция легаль булмаган әйләнештән алынды.

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында 7 мөрәҗәгать керде, шуларның 4се расланды.

Административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 196 500 сум тәшкил итә.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International