Коронавирус йогышы белән авыру буенча санитар-эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, Алексеевск район Советы һәм Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты 27 октябрьдән өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен консультацияләр, кирәкле товарларны һәм даруларны китерү буенча кайнар линия эшен дәвам итәләр. Шалтыратулар 7.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр 2-39-49 телефоны буенча кабул ителәчәк.